Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганнан соң нинди җиләк-җимеш ашарга?

Аеруча кара төсле җиләкләр ашарга кирәк.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганнан соң нинди җиләк-җимеш ашарга?
https://pixabay.com

Диетолог Римма Мойсенко коронавирус белән авырган кешеләргә С витамины һәм антиоксидантлар күп булган җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Бу турыда ул «Радио 1»гә сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, җиләк-җимешләр тизрәк терелергә һәм тернәкләнергә ярдәм итә. Кара төсле җиләкләр, мәсәлән, кара миләш, кызыл карлыган һәм кура җиләге бик файдалы. Аларда антиоксидантлар — полипренол һәм полифенол күп була.

Шулай ук яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр ашарга кирәк. Аларда клетчатка һәм В9 витамины, фолий кислотасы, өстәмә антиоксидантлар була. Болар барысы да коронавирус белән авырганнан соң тернәкләнергә ярдәм итә, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100