Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшләүче пенсионерларга быел индексация ясыйлармы?

Ел саен 1 августта Пенсия фонды пенсияләрне кабат исәпли.

news_top_970_100
Эшләүче пенсионерларга быел индексация ясыйлармы?
/pixabay.com

Быел эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттыру турында «Челнинские известия» сайты Пенсия фондының Чаллы буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Фатыйховтан белешкән.

Ирина исемле укучы 2019 һәм 2020 еллар өчен пенсияләрне индексацияләү турында сорау биргән булган.

Эдуард Фатыйхов сүзләренчә, ел саен 1 августта Пенсия фонды эшли торган пенсионерларның пенсиясенең иминият өлешен кабат исәпли. Моның өчен гариза язарга кирәкми. 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсиясен быел исәплиләр. Мондый исәп-хисап былтыр иминият взнослары керткән кешеләрнең пенсиясенең иминият өлешенә кагыла. Яңадан исәпләгәннән соң пенсияне арттыру күләме пенсия коэффициентлары белән чикләнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100