Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүләк ителгән бәйләмдәге роза чәчәген тамыр җәйдерүнең җиңел ысулы

Чәчәк бәйләме бүләк иткәч, розаларны чыгарып ташларга ашыкмагыз.

news_top_970_100
Бүләк ителгән бәйләмдәге роза чәчәген тамыр җәйдерүнең җиңел ысулы
Илнар Төхбәтов

Роза — чәчәкләр патшабикәсе. Бүләк ителгән гөлне тамыр җәйдереп, өйдә саклап калырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Башта роза ботагының яхшырагын сайлап алыгыз. Аннары ботакның бөре чыккан урынын калдырып, 10-15 см озынлыкта нәни чыбыклар кисеп алыгыз. Моның өчен очлы пычак кулланыгыз. Чыбыкның өсте белән астын бутамагыз. Астан өскә таба үсә икәнен истән чыгармагыз.

Роза чыбыгын тамыр җәйдерү өчен алоэ вера гөлен файдаланырга кирәк. Алоэ вераның бераз өлешен кисеп алыгыз. Яфракны уртага ярыгыз. Алоэ гөленең барысы да роза ботакларын тамыр җәйдерми. Алоэ вера видео кадрларында күрсәтелә.

Роза ботакларының кисемнәренә яхшылап алоэ вера согын сылагыз.

Кечкенә генә савытка дымлы туфрак салыгыз. Тишекләр ясап, роза ботакларын шунда тыгып куегыз. Төбен тыгызлагыз.

Савытны пакетка салып, тыгызлап ябыгыз һәм җылы урынга куегыз. Ачмагыз, су сипмәгез. Ике атна чамасы вакыт узгач, роза ботаклары тамыр җәеп җибәрер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100