Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен нишләргә?

Яхшы кәефкә гарантия бирә торган иң нәтиҗәле әйбер - йокларга иртәрәк яту.

news_top_970_100
Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен нишләргә?
pixabay.com/ru

М.В. Ломоносов исемендәге МДУның Йокы медицинасы үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Александр Калинкин начар хисләр белән уянмас өчен киңәшләрен җиткергән. Бу хакта «РИА-Новости» сайты яза.

«Моның өчен бик күп алымнар бар. Тик, иң отышлы дип саналганы берәү генә — иртәрәк йокларга яту. Табигатьтә бөтен процесслар да үзгәреш кичерү характерына ия, шул исәптән йокы да. Җиде сәгатьтән алып тугыз сәгатькә кадәр йокы — күпчелек кешеләр өчен норма», — дип хәбәр итә Калинкин.

Белгеч сүзләренчә, иртән йокының зур тизлектәге фазасы өстенлек итә, ул организмга тискәре йогынты ясарга сәләтле. «Организмга зыян килү нәкъ менә йокының шул фазасында була. Ул акрынлап иртәнге сәгатьләрдә — җидедән сигез сәгатькә кадәр арта, бу фазаны әле парадоксаль дип тә атыйлар», — дип аңлата табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100