Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оекбаш эченә суган салып йокласаң, нәрсә була?

Суган составындагы фосфор кислотасы кан составын яхшыртырга ярдәм итә, ди белгечләр.

news_top_970_100
Оекбаш эченә суган салып йокласаң, нәрсә була?
https://pixabay.com

Йоклаганда аякка оекбаш киеп, шуның эченә суга салып ятсаң, салкын тиюдән менә дигән чара була. Өстәвенә болай эшләгәндә кан чистара. Германия галимнәре дә моны раслый икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

«Сәбәбе — аякта кан әйләнешендә һәм нервларда. Суганда фосфор кислотасы бар, ул организмга үтеп керә һзм канны чистартырга ярдәм итә, аннан патогеннарны һәм токсиннарны чыгара», — дип аңлаткан белгечләр.

Суганны аяк табанына кую рефлексология массажы да булып тора. Ул кирәкле нокталарга йогынты ясап, дәвалый, билгеле бер органнарның эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнеше бозылуга каршы тора икән.

Суганны калын итеп кисеп, аны аяк табанына куегыз һәм өстеннән оекбаш киегез. Болай итеп төн буе йокларга да ярый. Суган исеннән курыкмагыз, бу процедурадан соң аяклар да, бүлмәдәге һава да яхшыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100