Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди су хәтерне, йокыны яхшырта?

Табиб эрегән кар суының файдалы булуын әйтте.

news_top_970_100
Нинди су хәтерне, йокыны яхшырта?
https://pixabay.com

Табиб-остеопат Юлия Баздырева сүзләренчә, эрегән кар суы гади судан файдалырак була. Мондый суда молекулалар урнашуы тәртиплерәк була, су организмдагы күзәнәкләрдә тизрәк реакциягә керә. Шуңа күрә организмга аны «сеңдерү» җиңелрәк була. Бу турыда Медикфорум хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, эрегән кар суында хлоридлар, тозлар һәм изотоп молекулалары булмый. Су кеше өчен чистарак була. Ул матдәләр алмашын яхшырта, организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, иммунитетны, йокыны, ашкайнатуны, эшчәнлекне яхшырта. Эрегән кар суы организмның картаюын да акрынайта, ди Баздырева.

Эретелгән суның температурасы 10 градустан артык булмавы хәерле, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100