Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Линзаның күзгә нинди зыяны бар?

Пычрак линзалар кию куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, диде табиб.

news_top_970_100
Линзаның күзгә нинди зыяны бар?
Pixabay.com

Офтальмолог Гөлжиян Аржиматова «Говорит Москва» радиостанциясенә биргән интервьюсында линзаларның күзләргә зыяны турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Линзалар киеп йокларга ярамый. Аларны, һичшиксез, энзим эретмәләрдә эшкәртергә кирәк, чөнки линзаларда микроблар үсә. Линза чиста булырга тиеш.

«Аларны кияр алдыннан, һичшиксез, кулларыгызны юыгыз», — диде табиб. 

Табиб билгеләп үткәнчә, линзаларны дөрес кулланмау еш кына җитди проблемаларга китерә, алар хәтта күзләр өчен куркыныч булырга мөмкин. «Ялгыш кына идәнгә төшкән линзаларны алып кигән пациентларга берничә тапкыр операция ясаганым бар. Пычрак линзалар кию куркыныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин», — диде Аржиматова.

Табиб гади гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100