Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дару эчмичә генә кан басымын ничек төшерергә?

Кардиолог фикеренчә, контраст душ кан басымын төшерү өчен яхшы ысул.

news_top_970_100
Дару эчмичә генә кан басымын ничек төшерергә?
pixabay.com/ru

Югары атмосфера басымы кан басымына тәэсир итә һәм кан басымы югары булган кешеләргә өстәмә авырлык тудыра. Аны дару эчмичә генә төшерер өчен контраст душ керергә һәм озаграк ял итәргә кирәк. Бу хакта кардиолог Юлия Маршинцевага сылтама белән РИА Новости яза.

Белгеч әйткәнчә, җылы һәм салкын душны чиратлаштыру, әлбәттә, гипертоникларга түгел, ә үзен начар хис иткән кешеләргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул артык физик йөкләнештән сакланырга киңәш итте.

«Әгәр компьютерда эшлисез икән, урындыкның аркасын бераз гына артка җибәреп, артка ярым яткан торыш алырга һәм аякларны сузарга кирәк», — диде табиб.

Шулай ук чәй урынына үләннәр төнәтеп эчәргә киңәш итә табиб. Мәсәлән, нарат җиләге (брусника) яфракларын төнәтеп эчәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100