Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җимеш куакларына зыян сала торган корткычларны ничек җиңәргә?

Апрель башы - үсемлекләрне эшкәртү өчен иң яхшы чор.

news_top_970_100
Җимеш куакларына зыян сала торган корткычларны ничек җиңәргә?
pixabay.com/ru

Җимеш куакларына зыян сала торган корткычларга каршы көрәшү өчен халык чаралары турында «Челнинские известия» газетасы яза.

Апрель башы - куакларны эшкәртү өчен иң яхшы чор. Башта аларны җентекләп карап, тикшереп чыгарга һәм аларга нинди корткычның зыян салганын яки нинди авыру эләккәнен ачыкларга кирәк.

Әгәр куакларга туфрак көясе төшкән икән, аларның ботаклары янган кебек була. Ә куакларда туфрак талпаны булса, бөреләр гадәттәгедән зуррак булып күренә. Ботак очларындагы куныкка да игътибар итәргә кирәк. Бу кунык онлы чык турында хәбәр итә. Ә ботакта яралар (ярыклар) булса, куакка пыялач күбәләге зарар салган.

Барлык шикле ботаклары кисәргә кирәк. Шуннан соң кибеттән сатып алынган чаралар белән эшкәртергә кирәк. Шулай ук халык рецептларын да кулланырга була, аларның да файдасы зур.

Беренчедән, куак тирәсендәге туфракка һәм ботакларына марганцовкалы кайнар су бөркергә кирәк.

Икенчедән, бакыр купоросы кулланырга була. 10 литр суга 100 грамм купорос салына. Бер куакка 1-1,5 литр тирәсе сыеклык кирәк булачак.

Өченчедән, бордо сыекчасын да файдаланырга була. 10 литр суга 100 грамм бакыр купоросы һәм сүндерелмәгән известь кушарга кирәк. Бу катнашма 10-15 куакны эшкәртергә җитәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100