Кешеләрнең нинди гөнаһлары гафу ителми? - Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатмасы | intertat.tatar

Кешеләрнең нинди гөнаһлары гафу ителми? - Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатмасы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазанга рухи яктан әзерләнә башларга кирәклеген искәртте. «Гайбәтен сөйләгән кешедән гафу сорасагыз, ин шә Аллаһ, ул да гафу ителәчәк», - ди мөфти.

5 мартта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы укыды. Хәзрәт үз вәгазендә Раҗәб аеның фазыйләтләренә, якынлашып килүче Мигъраҗ кичәсенең әһәмиятенә, Пәйгамбәребезнең күркәм нәсыйхәтләренә, бер-береңнән гафу сорап, Рамазан аена әзерләнү кирәклегенә тукталды, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Камил хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисен искә төшерде. «Раҗәб — Аллаһның ае, шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең аедыр», — дип ассызыклап узды мөфти вәгазе башында.

Аннары ул быел 10 мартта кояш баеганнан соң керәчәк Мигъраҗ кичәсе белән таныштырып үтте. 

«Раҗәб аенда Мигъраҗ кичәсе булачак. Нәрсә ул Мигъраҗ кичәсе? Ул зур вакыйга булган. Җәбраил фәрештә Бурак дигән бер ат белән килеп (ул оча торган бер җан иясе), бүгенге көндәге Әл-Әкъса мәчетенә Пәйгамбәребезне күчереп куя. Мөхәммәд мәчеттә алгы сафта була. Аның артына Аллаһ Тәгалә барлык башка пәйгамбәрләрне гәүдәләндереп, бастырып куя. Бу инде Раббыбызның Мөхәммәд башка пәйгамбәрләрдән өстен күрүен күрсәтә», — диде.

Мигъраҗ кичәсендә барлык мөселманнар өчен бик зур сөенеч буларак Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә өч төрле бүләк тапшыра:

  • «Әл-Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә (285-286 нчы аятьләр);
  • һәр мөселманга биш вакыт намаз фарыз кылына;
  • Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы (шәфәгать кылу мөмкинлеге) бирелә.

Әлбәттә, бу шәфәгатькә лаек булыр өчен без сөннәт буенча гамәл кылырга тиешбез. Безгә кайчак шундый сорау бирәләр: «Без — мөселманнар, Аллаһка гыйбадәт кылабыз, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтәбез, сөннәт буенча гамәл кылырга тырышабыз. Әмма шуңа да карамастан, безгә ниндидер афәтләр, бәла-казалар килә. Ни өчен?»

Аллаһ беркайчан да газап китермәс, я Рәсүлүллаһ, син алар артында булган чакта. Пәйгамбәребез безнең яныбызда булса, бернинди кайгы-хәсрәт килмәс иде, әмма ул бу дөньядан күчеп китте. Ләкин аның гамәле, хәдисләре, сөннәте яши әле. Әгәр без сөннәт буенча гамәл кылсак, аның әйткән сүзләрен үтәсәк, ин шә Аллаһ, безгә бернинди афәтләр, бернинди кайгы-хәсрәтләр килмәячәк.

Һәм шулай ук Раббыбыз беркайчан да газап җибәрмәс, әгәр мөэмин-мөселманнар истигъфар кылсалар. Нәрсә ул истигъфар? Әлбәттә, беренче чиратта, ул — зикер, Раббыбызны зикер кылу. Тәкәбберлек аркасында без бер-беребездән гафу сорый алмыйбыз. Чөнки безнең күңелебездә тәкәбберлек бар. Әбу Ләһәб (мәлгунь кеше) Пәйгамбәребезне таный иде, ләкин тәкәбберлек аркасында аны кабул итмәде.

Бервакыт ул Кәгъбәтуллаһ янына килеп, үз кешеләре белән дога кыла: «Әй Аллаһ! Әгәр дә Мөхәммәд әйткән сүзләр хак булса — күктән ташлар яудырып безне үтер». Шуннан соң икенче аять килә: «Я Рәсүлүллаһ! Син алар арасында булган чакта аларга бернинди газап, хәсрәт килмәс». Аллаһ кешеләргә газап җибәрмәс — әгәр алар истигъфар кылсалар. Шуңа күрә бер-беребездән гафу үтеник. Рәнҗетелгән кешеләр булса гафу сорый аласыз. Гайбәтен сөйләгән кешедән гафу сорасагыз, ин шә Аллаһ, ул да гафу ителәчәк, дип аңлата Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Рамазанга рухи яктан әзерләнә башларга кирәк дип тә искә алды. «Кайбер риваятьләрдә шулай килә: ул, ягъни Рамазан ае, мунча сыман булса, мунчага да әзерләнергә кирәк. Чөнки: кем Рамазан аенда иман белән һәм Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер. Ә нинди гөнаһлар? Гөнаһлар ике төрле була: 1) без һәм Раббыбыз арасындагы гөнаһлар; 2) коллар арасындагы гөнаһлар. Менә бу гөнаһларның икенче төре гафу ителми, чөнки Аллаһның Гадел дигән исеме бар. Шуңа күрә исән чагыбызда бер-беребездән гафу сорыйк», — диде ул.