Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш көне ничек дөрес тукланырга?

Кыш көне организмда иммунитет кимемәс һәм энергияне югалтмас өчен, рационда күбрәк майлы балык, сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш.

news_top_970_100
Кыш көне ничек дөрес тукланырга?
pixabay.com/ru

Салкыннар башлануга, кеше организмы энергияне күбрәк югалта, шуның өчен дә ешрак итеп туклыклы һәм көч өсти торган ризыклар белән тукланырга кирәк, дип киңәш бирә Роспотребнадзор. Бу хакта ведомствоның сайтына сылтама биреп «РИА-Новости» яза.

Температураның түбәнәюе организмда энергия чыганагы кимүгә китерә, дип аңлата ведомство. Бу организмга көч өсти торган продуктлар белән туклану ихтыяҗы китереп чыгара.

«Мондый продуктларга, беренче чиратта составында «Омега 3» булган, ләкин май кислоталары күп булмаган майлы балык, зәйтүн, җитен, көнбагыштан ясалган үсемлек майлары, бөртекле һәм көрпә яисә шытымнар кушылган ярма продуктлары, кәбестә, кишер, суган, сарымсак кебек сезонлы яшелчәләр, яшеллек, шулай ук анар, цитруслы җимешләр, алма кебек җимешләр, төрле чикләвекләр керә», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук урамда һәм өйдә һава температурасы алышу да, урамдагы салкын һава һәм өй эчендәге коры һава, кояш нурлары җитмәү белән бергә, баланслы булмаган туклану рационы иммунитетның йомшаруына китерә, дип ассызыклана хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100