Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара ипине кемнәргә ашарга ярамый?

Диетолог фикеренчә, кара ипинең кайбер төрләре кандагы шикәр дәрәҗәсен арттыруга китерә.

news_top_970_100
Кара ипине кемнәргә ашарга ярамый?
pixabay.com/ru

Бик күп белгечләр ак икмәк урынына кара ипи ашарга киңәш итә. Бигрәк тә икенче типтагы диабет вакытында. Диетолог Майкл Мослига сылтама белән Express басмасы хәбәр итүенчә, кара ипи ашаганда сак булырга кирәк, чөнки аның кайбер төрләре кандагы шикәр дәрәҗәсен арттыруга китерә. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч раслаганча, кибетләрдә сатыла торган кара икмәкнең күп кенә төрләрендә аның тәмен яхшыртучы һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле төрле кушылмалар бар. Аның фикеренчә, диабеттан җәфа чигүчеләргә эшкәртелмәгән бодай кушылган оннан пешерелгән ипи ашау файдалы.

Әлеге продуктта шикәр тирбәлешен тоткарлаучы катлаулы углеводлар һәм эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче клетчатка бар. Диетолог искәртүенчә, диабет вакытында баллы ризык, җиләк-җимеш соклары һәм газлы эчемлекләр куллануны минимальләштерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100