news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тырнак лагының онкология китереп чыгарырга мөмкин булуы ачыкланган

Тырнак лагының онкология китереп чыгарырга мөмкин булуы ачыкланган

news_top
Тырнак лагының онкология китереп чыгарырга мөмкин булуы ачыкланган
Экспертлар әйтүенчә, тырнак лакларын кулланганда сак булырга кирәк. Чөнки анда бик күп күләмдә агулы матдәләр бар. Лак артык куермасын, сөрткәч ярылмасын, ялтырасын, шома һәм тырнакка тигез ятсын өчен аңа формальдегид, толуол һәм дибутилфталат өстиләр. Бу хакта "Российская газета" яза. 

НТВ каналына Н. Д. Зелинский исемендәге органик химия институты инженер-тикшеренүчесе Ольга Мулина аңлатканча, формальдегид үзенең кайбер үзлекләре белән онкология китереп чыгарырга мөмкин. Ә дибутилфталат эндокрин һәм репродуктив системага тәэсир итә. 

Моннан тыш, тырнакларны ультрафиолет лампа астында киптергәндә агулы матдәләрнең күләме тагын да арта. 

Токсиколог Евгений Ковалев озак куллануның нәтиҗәсе берничә ел узгач та чыгарга мөмкин дип кисәтте. 

Цирроз, обструктив бронхит барлыкка килү ихтималы бик зур, - диде эксперт. 

Белгечләр әйтүенчә лакларның куллану вакыты чыккач, алар бигрәк тә куркыныч тудыра. Бу очракта яңа агулы кушылмалар барлыкка килергә мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар