Бәдрәфкә смартфон тотып кермәс өчен биш сәбәп

Кешеләр элек бәдрәфтә газета укыса, хәзер смартфон тотып керә икән.

Bankmycell сайты уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, хатын-кызларның 69 проценты, ир-атларның 80 проценты бәдрәфтә дә телефон актара. Пенсионерларның 11 проценты гына бәдрәфтә телефон карый, ә яшьләр тугыз тапкыр артыграк икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бәдрәфкә телефон тотып кермәс өчен биш сәбәп:

Бактерияләр тагын да күбрәк. Телефон өслегендә бактерияләр болай да күп җыела. Аризона университеты галимнәре исәпләп чыгарганча, телефон корпусындагы бактерияләр саны унитаздагы микроблардан 10 тапкыр күбрәк. Кул сәгатьләре дә антисанитария буенча смартфоннардан калышмый. Әгәр сез бәдрәфтән соң кулыгызны юып, телефонны юмасагыз - кул юудан ни файда?

Геморрой килеп чыгу куркынычы арта. Унитазда озаклап утырган кешеләрдә геморрой барлыкка килү ихтималы зуррак. Организм өчен унитазда утыруның оптималь вакыты - 6-8 минут. Артыгы зыянлы.

Пациентлар тормышы өчен зыянлы. Медицина оешмасында эшләүче кешеләрнең бәдрәфкә телефон тотып керүе калган авыруларга да куркыныч тудыра. Клиника хезмәткәрләренең 94,5 процентка кадәр өлешендә гаджетларының өслегендәге микробларның заманча антибиотикларга каршы тора ала торганнары була. Медицина хезмәткәрләренә телефоннарын кесәдә тотарга, эш вакытында кулга алмаска, даими рәвештә спирт белән чистартып торырга киңәш ителә.

Смартфон ял итәргә ирек бирми. Хәзерге заман кешеләре бик күп эшли, көлке булып тоелса да, бәдрәфкә бару да ял булып тора. Почта яки социаль челтәр карап утырганда, кеше ял итми. Бәдрәфтә булса да ял итегез инде, диелә бу хәбәрдә.

Гаджетны бәдрәфкә алып керүдән баш тарту - техник мәсьәлә дә. Ул унитазга төшеп, ватылырга да мөмкин бит. Статистика буенча, биш хатын-кызның берсенең, сигез ир-атның берсенең гомерендә бер тапкыр булса да смартфонын унитазга төшереп җибәргәне бар, диелә бу хәбәрдә.