Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болыннан җыелган җир җиләгенең нинди файдасы һәм зыяны бар?

Бу көннәрдә халык җир җиләге җыя.

news_top_970_100
Болыннан җыелган җир җиләгенең нинди файдасы һәм зыяны бар?

Аның файдасы һәм зыяны турында Яндекс.Дзен чыкты.

  • Кан ясалышына уңай йогынты ясый. Анемия булган кешеләргә файдалы.
  • Көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өчен файдалы.
  • Кипкән җир җиләге организмдагы патогеннарны чыгара.
  • Җир җиләгендә В төркеме витаминнары күп. Нерв системасы өчен файдалы. 
  • Бавыр белән проблемалар булганда җир җиләге согы яхшы. 
  • Ирекле радикалларның начар тәэсирен киметә. 
  • Организмнан артык холестеринны чыгара.
  • Кан басымын төшерә.
  • Сидек кудыра.

Җир җиләгенең чәчәге һәм яфраклары да файдалы. Алардан төнәтмә ясыйлар. Төнәтмә ясау өчен алты аш кашыгы коры җиләк яфрагын 0,8 литр суга салалар, кайнатып чыгаралар, 4-5 минут пешеләр һәм суытып, сөзәләр.

Җир җиләге яфрагын июнь, июль айларында, пычак белән кисеп җыялар. Бары тик яшел яфракларны гына җыярга кирәк.

  • Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда файдалы. 
  • Җир җиләге яфраклары төнәтмәсе төрле яраларны дәвалый. 
  • Ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасын дәвалау өчен дә җир җиләге яфраклары төнәтмәсен эчәләр.
  • Бөерләр авыртканда, салкын тигәндә дә җир җиләге яфрагы төнәтмәсе файда бирә.

Җир җиләгенең зыяны да бар. 

  • Аллергия бирергә мөмкин. Аллергия булмасын өчен, әчегән сөт ризыклары белән ашарга була.
  • Ашказаны җәрәхәте, югары кислоталы гастрит булганда җиләк ашарга ярамый. 
  • Хроник аппендицит, колит булганда җир җиләген күп ашау тыела.
  • Авырлы хатыннарга җиләк ашаганда сак булырга кирәк.

Үсемлекләр белән дәваланганда табиб белән киңәшеп эшләгез!

Казан тирәсендә җиләкле урыннар картасы:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100