Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суыткычтагы буш урынны арттыру өчен лайфхак

Суши таякчыкларын кулланып, суыткычтагы буш урынны арттырырга мөмкин икән.

news_top_970_100
Суыткычтагы буш урынны арттыру өчен лайфхак

Хуҗабикәләргә суыткычта азык-төлекне куярга урын җитмәү проблемасы белән еш очрашырга туры килә. Моны бер лайфхак кулланып, җиңел генә хәл итәргә мөмкин. Бу турыда «Полезно знать» журналы язган.

Моның өчен сезгә гап-гади суши таякчыклары ярдәмгә килер. Суыткычка куелырга тиешле ризыкны тирән тәлинкәгә салып, өстен азык-төлек пленкасы белән каплагыз. Бу тәлинкә өстенә ике-өч суши таякчыгы куеп, тагын бер ризык салынган тәлинкә белән «икенче кат» ясагыз. Белгечләр әйтүенчә, шул рәвешле тәлинкәләрдән биек башнялар төзергә була. Ә бу, үз чиратында, суыткычта күбрәк ризык саклау мөмкинлеген бирә.

Көнкүрештә суши таякчыгыннан башкача да файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, аның очына юеш чүпрәк чорнап, кул белән керергә кыен булган урыннарның тузанын сөртергә була.

Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшартырга, яки аларны турайтып бәйләп куярга кирәк булган очракта да әлеге таякчыклар ярдәмгә килер. 

Шулай ук суши таякчыгы белән чияне төшеннән җиңел генә араларга мөмкин. Моның өчен аны таякчык белән үзәгеннән тышка таба тишәргә кирәк.

Аяк киеме табанына каткан пычрак суши таякчыгы белән җиңел чистартыла.

Бер сүз белән әйткәндә, суши таякчыкларын ташламагыз, кирәге чыкмый калмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100