news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешене Россия гражданлыгыннан нәрсә өчен мәхрүм итәргә мөмкиннәр?

2020 елда 280 кеше Россия гражданлыгыннан мәхрүм ителде, дип хәбәр итте ТАСС.

news_top
Кешене Россия гражданлыгыннан нәрсә өчен мәхрүм итәргә мөмкиннәр?
pixabay.com

Былтыр 656 мең кеше Россия гражданлыгын алган, ә шул ук вакытта 300гә якын кеше бу хокуктан мәхрүм ителгән. Кешене нинди очракта Россия гражданлыгыннан мәхрүм итәргә мөмкин икәнлеге "РФ гражданлыгы турында" законның 22 маддәсендә язылган:

Гражданлыкны алганда ялган мәгълүматлар күрсәткән өчен;

Россиягә ант бирүдән баш тарткан өчен;

Россиянең берлегенә зыян китерү максатыннан гражданлык алган өчен (бу урын аңлатып язылмаган);

Россия кануннарын үтәүдән баш тарткан өчен (бу урын да аңлатылмаган).

Россия гражданлыгы терроризм, экстремизм белән шөгыльләнүчеләргә, илгә куркыныч тудыручыларга бирелми диелгән. Шулай ук Россия хәрбиләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, чит илләрнең хәрбиләре һәм эчке эшләр хезмәткәрләре, Россиядән депортацияләнгән кешеләргә гражданлык бирелми.

Кеше Россия гражданлыктан мәхрүм ителә икән, бу аның туганнарына, якыннарына кагылмый. Әйтик, ире ялган документлар белән паспорт алган икән, аның паспорты тартып алына, ә хатыны законлы алган икән, аның гражданлыгы мәхрүм ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар