Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ничек ябыгырга?

Өйдә яткан чакта симереп китүдән курыккан кешеләргә табиб киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ничек ябыгырга?
https://pixabay.com/

Табиб-диетолог, гастроэнтеролог Светлана Исакова үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәгәндә 3-6 килога ябыгу өчен киңәшләр биргән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Доктор калорийлар санарга һәм рационны контрольдә тотарга куша. Интернетта калорийлар санау формуласын табыгыз, ди ул. Иң яхшысы Харрис-Бенедикт формуласы икән. 

Авырлыкны киметү өчен, ашауга караганда күбрәк калорийлар сарыф итәргә кирәк. 

«Мәсәлән, ял көнне ял иткәндә һәм озаграк йоклаганда калорийлар аз сарыф ителә. Якынча 1400-1700 ккал», — ди ул. 

Тизрәк ябыгу өчен кыска вакыт аралыгына калорийларны минималь итеп билгеләргә кирәк. Бу вакытта бер көнгә 800-1100 ккал ашарга була. 3-4 атнадан соң бер көнгә 1200 калорий итәргә ярый. Әгәр бер ай буе шушы схеманы тотсаң, җәйгә кадәр артык авырлыкны бетереп була, ди белгеч.

«1200 калорий кысаларында да көненә биш тапкыр тәмле итеп ашап була. Сөтле боткалар, эремчек, ит, хәтта бутербродлар ашарга ярый», — ди ул.

Майлы, пешкән ризыкларны рационга кертмәгез, кич белән артыгын ашамагыз, физкультура белән шөгыльләнегез, дип киңәш итә диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100