Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песидән кешегә коронавирус иярәме?

Нью-Йорк зоопаркындагы тигрларда коронавирус табылган.

news_top_970_100
Песидән кешегә коронавирус иярәме?
Михаил Захаров

Соңгы арада кешеләр песиләргә коронавирус йоктыра дигән хәбәрләр чыкты. Нью-Йорк зоопаркында тигрлар да шушы вирусны иярткән. Ә менә киресенчә йогамы икән? Ветеринарлар хәзер шуны ачыкларга тырыша. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Видео кадрларында зоопарктагы тигр сурәтләнгән. Ул бу вакытта авырмый әле. Ә менә хәзер Надя исемле тигр йөткерә, температурасы күтәрелгән, ул хырылдый һәм начар ашый. Ветеринарлар анда Covid-19 булуын ачыклаган.

«Тигрга авыруны караучы кешесе иярткәндер дип уйлыйбыз. Тик әлегә бер хезмәткәрдә дә авыру ачыкланмады. Безнең кагыйдәләр бик катгый. Авыру кешеләрне шундук хайваннардан читләштерәбез. Әлегә тигрларның ничек авыру иярткәнен әйтә алмыйбыз», — ди зоопарк ветеринары Пол Калле.

Надяныкы кебек симптомнар вольердагы башка хайваннарда да бар икән. Тәҗрибә күрсәткәнчә, короновирус белән зур кыргый песиләр — тигрлар гына түгел, гади йорт песиләре дә авырырга мөмкин. Беренче авыру песине Гонконгта тапканнар. Ул авыруны хуҗасыннан иярткән.

«Ухань шәһәрендә коронавирус белән авырган кешеләрнең һәр алтынчысының песие дә коронавирус йоктырган һәм авырый башлаган. Кытай галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Авыру песи вирусны кешегә йоктырамы-юкмы — анысы әлегә ачыкланмаган. Кешенең коронавирусны песигә йоктыруы исә расланган факт», — дип сөйли медицина фәннәре докторы Дмитрий Еделев. 

Шулай да, табибларның күбесе бу мәгълүматка шикләнеп карый. Бәлки Уханьдагы песиләрдә коронавирус моңа кадәр дә булгандыр, ди алар. Песиләрдә генә дә коронавирусның 40 төрле штаммы булырга мөмкин, алар кешегә күчми. Ләкин әлегә генә күчми, диелә хәбәрдә.

«Хайваннарның коронавируслары үзенчәлекле. Ләкин алар мутацияләп, кешеләргә дә иярә башлау ихтималын беркем дә кире какмый», — ди табиб-иммунолог, вирусолог Владислав Жемчугов. 

Песиләрнең 80 проценты коронавирус белән авырый яки инде авырган, дигән белешмә дә бар. Бу хуҗалар өчен яхшы хәбәр булырга мөмкин. 

«Озак вакыт песи асрый торган кешеләрдә коронавирустан бераз иммунитет та барлыкка килергә мөмкин. Әйе, песи коронавирусы кешегә күчә, ләкин авыру китереп чыгармый, ә иммунитет ясала. Коронавируслы песие булган кешеләр исә, кеше коронавирусына чыдамрак та булырга мөмкин», — ди ветеринар Михаил Шеляков.

Шулай да, песидән авыру ияртү ихтималы бар. Хайван авыруны йонында, тәпиләрендә алып кайтырга мөмкин. Песиләр дә, хуҗалары кебек үз-үзеңне изоляцияләүдә яшәсә, куркырга кирәкми, ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100