Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй эчендә ничек шашлык пешерергә? - биш ысул

Банка, кәстрүл һәм таба, гриль, духовка ярдәмендә фатирда да тәмле шашлык ясап була.

news_top_970_100
Өй эчендә ничек шашлык пешерергә? - биш ысул
Сирень Харисова

Өй эчендә шашлык пешерүнең биш ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Аэрогрильдә пешкән ит күмердә әзерләнгән кебек була. Аэрогриль эчендә кайнар һава өрдерелеп тора. Маринадланган итне рәшәткәгә салыгыз да, астына фольга яки аслык урнаштырыгыз. Аска пычкы чүбе яки сыек төтен салырга була. 175 градус температурада 15 минут эчендә шашлык әзер була. Вакыт-вакыт ит өстенә маринад сипкәләп алыгыз.

Духовкада шашлык тәмле була. Итне озын шпагаларга тезегез дә рәшәткәгә куегыз. Астына таба яки фольга куегыз. Тавык ите 200 градуста, сыер ите 220 градуста 20-30 минут пешә. Фольга өстенә пычкы чүбе салырга була.

Банкада да шашлык пешереп була. Сак эш итә күрегез, шартламасын. Итне шпагаларга тезегез дә, өч литрлы банкага вертикаль итеп бастырып урнаштырыгыз. Банка төбенә маринадтагы суган калдыкларын салыгыз. Аннары банкага маринадны салыгыз. Банканы фольга белән ябыгыз, агач таякчык белән берничә тишем ясагыз.

Банканы салкын духовкага куегыз, аннары духовканы 220 градуска кадәр җылытыгыз. Бу мөһим шарт, юкса, банка шартларга мөмкин. Мондый шашлык бер сәгать чамасы пешә. Пешәргә ун минут кала, банкадан фольганы алыгыз, ит кызарып пешсен. Пешкәч, духовканы сүндерегез, ләкин ишеген ачарга ашыкмагыз. Мич суынганны көтеп торыгыз, аннары гына банканы алырсыз.

Электрогриль — ит ризыклары пешерү өчен уңайлы әйбер. Күп кенә духовкаларның, микродулкынлы мичләрнең шундый функциясе бар. Анда шашлык гадәти ысул белән пешерелә, ачык ут кына булмый.

Кәстрүл һәм таба белән дә шашлык пешереп була. Итне вак кискәләргә турагыз, маринадлагыз, шпагаларга тезегез. Ярым әзер булганчы табада пешереп алыгыз. Аннары ыслый торган җайланма ясагыз. Моның өчен иске кәстрүл төбенә пычкы чүбе салыгыз, өстенә иләк яки рәшәткә куегыз, шашлык чүпкә тимәсен. Кәстрүлне уртача утка куеп, 10-12 минут ыслагыз.

Шашлык ясау өчен киңәшләр

  • Итне зур итеп турамагыз. 3×3 см зурлыкта булса җитә. 
  • Шампурлар урынына агач шпагалар кулланыгыз. Башта аларны суда чылатыгыз, юкса ут кабуы ихтимал.
  • Ит кисәкләре арасын калдырырга онытмагыз, тизрәк пешсен өчен ара кирәк.
  • Гади шашлыктагы кебек үк суган боҗралары, баклажан, помидор, башка яшелчәләр тезәргә була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100