Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа кагыйдәләр: табиб белешмәсе булмаса, бассейнга кертәләрме?

Йөзәргә керү өчен белешмә таләп итсәләр, хокук бозу була.

news_top_970_100
Яңа кагыйдәләр: табиб белешмәсе булмаса, бассейнга кертәләрме?
Рамил Гали

Роспотребнадзор бассейнга йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр чыгарды. Хәзер 12 яшьтән олырак кешеләр бассейнга табиб белешмәсеннән башка йөри ала. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныфта укучы балаларга бассейнга керү өчен табиб белешмәсе кирәк. Бу очракта паразитларга тикшеренү нәтиҗәсе дә белешмәдә язылган булырга тиеш. Мондый белешмәне өч айга бер тапкыр алырга кирәк.

Әгәр бассейн урнашкан торак пунктта санитария-эпидемиология вәзгыяте начар булса, өлкәннәрдән дә белешмә таләп итәргә мөмкиннәр.

Башка очракларда бассейнга керү өчен табиб белешмәсе таләп иткәндә кулланучы хокуклары бозыла. Чөнки бу очракта «бассейнга килүчеләргә өстәмә эшләр йөкләнә һәм «закон буенча кертелгән кагыйдәләр белән чагыштырганда хокукларны кысу» була.

Фитнес-клуб хуҗаларының кайберләре әлеге кагыйдәләрне кертү белән бәхәсләшеп карады, ләкин алар җиңә алмады. Аларга үз оешмаларында дезинфекция нормаларын үтәүне контрольдә тотарга киңәш иттеләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100