Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен хатын-кызлар ир-атлардан озаграк яши?

Галимнәр билгеләп үткәнчә, статистика буенча, хатын-кызлар ир-аттан 21 %ка озаграк яши.

news_top_970_100
Ни өчен хатын-кызлар ир-атлардан озаграк яши?
https://pixabay.com/ru

Галимнәр тикшеренү үткәреп, хатын-кызларның ни өчен ир-атлардан озаграк яшәвен ачыклый алган.

Тикшеренү күрсәткәнчә, бу генетикага бәйле, дип хәбәр итә «OANE.WS» сайты. Бер җенес хромосомаларының бер үк төрле күчермәләре булган җан ияләре озаграк яши, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу аларның күзәнәкләрендә икенче бер үк хромосоманың «саклаучы механизм» сыйфатында чыгыш ясавы белән аңлатыла, ә XY хромосома булган көчле җенес вәкилләре организмга тәэсир итә торган төрле йогынтылардан алай ук сакланмаган.

Ә иң кызыгы, хайваннар дөньясында да шундый ук закончалык күзәтелә икән. Төрле генетик элементлары булган фауна вәкилләре якынча 17,6 %ка кимрәк яши, дип җиткерә тикшеренүчеләр. Өйрәнелгән 229 төр арасында дүрт аяклы җәнлекләр генә түгел, кош-корт, балык, бөҗәкләр һәм хәтта үсемлекләр дә булган.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, статистика буенча, хатын-кызлар ир-аттан 21 %ка озаграк яши.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100