Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краб таякчыкларын нәрсәдән ясыйлар?

Кысласыманнар гаиләсеннән булган краблар бөтенләй юкка чыкмасын өчен, ясалма краб итен уйлап табалар.

news_top_970_100
Краб таякчыкларын нәрсәдән ясыйлар?
https://pixabay.com

Краб таякчыкларыннан салат ясау рецептларын японнар уйлап тапкан. Япониядә милли ризыкларның төп ингредиенты - краб. Узган гасырның җитмешенче елларында крабка алмаш уйлап табу ихтыяҗы туа. Чөнки краблы ризыклар популяр булганлыктан, кысласыманнарның бу төренең баш саны кимегәннән-кими.

Японнар краб ите урынына ясалма ризык уйлап таба, аны «краб таякчылары» дип атыйлар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Краб таякчыкларына нигез итеп тәрәчсыман (треска) балыкларның итен алалар. Аннан фарш ясыйлар, ул «сурими» дип атала. Суримига йомырка оны, куерткыч, соя соусы, краб ароматизаторы өстиләр. Шушы боткадан нечкә таяклар ясыйлар. Аларны парда пешереп, артык маен парландырып бетерәләр.

Шулай итеп, катламлы балык таякчыклары барлыкка килә. Бу әйбер крабка бераз булса да охшасын өчен, аларның өстен кызыл төскә буяп җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100