Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иммунитетны нинди ризыклар какшата?

Диетолог ризыкны кыздырганда эшкәртелмәгән сыек майны кулланырга киңәш итә.

news_top_970_100
Иммунитетны нинди ризыклар какшата?
pixabay.com/ru

Табиб-диетолог Елена Соломатина шикәр, хайван аксымы һәм алкоголь иммунитетны какшата, ди. Бу хакта эксперт «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында белдергән.

«Иммунитет — тышкы һәм эчке дошманнар белән көрәшүче сакчы», — дип саный ул. Иң зарарлы продуктлар рәтендә шикәр тора икән, ул шикәр диабетын китереп чыгара һәм «ак кан тәнчекләре барлыкка килүне тоткарлап тора», бу үз чиратында иммунитетка тискәре йогынты ясый.

Моннан тыш, Соломатина сүзләренә караганда, термик эшкәртелмәгән азык-төлек, югары температура йогынтысына дучар булганнар белән чагыштырганда, күпкә файдалырак.

Кеше организмына кызыл ит, шулай ук алкоголь куллану тискәре йогынты ясый икән. Ашказаны согы кислотасына тәэсир итә торган продуктлар, әйтик, натрий глутаматы кебек тәм көчәйткечләр дә зыянлы.

Шул ук вакытта организмны D (тәрәч балыгы бавыры, йомырка, көнбагыш) һәм А витамины, әче сөт продуктлары, яшелчәләр ныгытырга ярдәм итә. Диетолог ризыкны кыздырганда эшкәртелмәгән сыек майны кулланырга киңәш итә.

Соломатина D витаминына булган ихтыяҗ еш салкын тию авыруларына, шулай ук беренче типтагы диабетның үсеш рискын арттыруга китерергә мөмкин, дип кисәтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100