Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш көне битлек кию дөресме - табиб киңәше

Кыш көне битлекләрне ешрак алыштырып торырга киңәш ителә.

news_top_970_100
Кыш көне битлек кию дөресме - табиб киңәше
pixabay.com/ru

Кыш көне битлекләрне ешрак алыштырып торырга киңәш ителә. 30 минут саен битлекне салып торып, тән тиресенә суларга мөмкинлек бирергә кирәк. Бу хакта РИА Новости оештырган сораштыруга нигезләнеп яза.

Урамда битлекне кеше күп булган урыннарда гына кияргә кирәк, калган вакытларда битлекне салып торырга ярый, диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова урамда массакүләм чараларда катнашканда гына битлек кияргә кирәк, дип белдергән иде.

Суыкта битлекне гадәттәгегә караганда ешрак алыштырырга кирәк, ярты сәгатькә бер генә тапкыр булса да тән тиресенә суларга мөмкинлек бирергә кирәк», — дип сөйләде Сечен университетының тире һәм венерия авырулары клиникасының дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, табиб-дерматолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Арсентьев.

Ул аңлатканча, суыкта битлек кию тирегә начар тәэсир итә, чөнки «парник» эффекты барлыкка килә, сулыш һәм тышкы һава температуралары аермасы аркасында ниндидер конденсат барлыкка килә. Тик хәзерге чынбарлыкта битлекләрдән баш тарту мөмкин түгел, шуңа күрә тән тиресенә күбрәк игътибар бирергә кирәк, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100