news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайчан бәрәңге әфлисуннан кыйммәтрәк булачак?

Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка мегаполисларда импортланган бәрәңгенең кайбер сортлары әфлисуннан 2,5 тапкыр кыйммәтрәк тора.

news_top
Кайчан бәрәңге әфлисуннан кыйммәтрәк булачак?
https://pixabay.com

Кайбер экспертлар киләчәктә бәрәңге әфлисуннан кыйммәтрәк булачак дип сөйли. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры Ибраһим Ризванов бу фикерләрнең нигезсез булуын әйтә. Аның сүзләренчә, бу сценарий бер очракта гына була — әгәр без бәрәңгене тулысынча импортлый башласак кына. Бу турыда РИА Новости яза.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка мегаполисларда импортланган бәрәңгенең кайбер сортлары әфлисуннан 2,5 тапкыр кыйммәтрәк тора инде.

Шул ук вакытта үзебездә үстерелгән бәрәңге, киресенчә, әфлисун һәм башка цитруслардан ике-өч тапкыр арзанрак. «Базарда инфляцияне исәпләп, спекуляция ясаучыларның тырышлыгы файда бирмәячәк», — ди Ризванов.

Бәрәңгенең үзкыйммәте түбән булуын исәпкә алып, бәяләр бик тиз арткан чакта җитештерүчеләр аны үстерүне дә арттыру белән кызыксыначак, дип фаразлый икътисадчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар