news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көндез йоклауның нинди куркынычы бар?

Төнлә һәм көндез озак йоклау инсульт куркынычын арттыра.

news_top
Көндез йоклауның нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Кытай галимнәре көндез йоклауның начар йогынтысы турында кисәтә. Бу турыда «Известия» яза.

Көндез сәгать ярымнан артыграк, төнлә тугыз сәгатьтән артык йоклау сәламәтлеккә зыянлы булырга мөмкин.

Экспериментта 30 мең кеше катнашкан. Алар уртача 62 яшьтә булган. Көндез йоклап алырга яратучы, төнлә озак йоклаучы кешеләрдә инсульт булу куркынычы 85 процентка арткан.

Көндез 90 минуттан артык йоклап алучылар инсульт белән 25 процентка ешрак очраша.

Төнге йокының сыйфаты да әһәмияткә ия. Тыныч йокламаучыларда инсульт булу куркынычы 29 процентка арта, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар