Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучылары өчен антисептиклар нәрсәсе белән куркыныч?

Антисептикларны һәр 15 минут саен кулланырга кирәкми.

news_top_970_100
Мәктәп укучылары өчен антисептиклар нәрсәсе белән куркыныч?
https://pixabay.com/ru

Педиатр, иммунолог-аллерголог Андрей Продеус «мәктәп» санитайзерларын куллануның зыяны турында сөйләде. Бу хакта «АиФ» басмасы яза.

Яңа уку елында Россия мәктәпләрендә санитайзерлар һәм антисептиклар куллану мәҗбүри булачак. Тик дезинфекция чараларын еш куллану кул тиресе коруга китерә дип кисәтте белгеч.

Өстәвенә, хәзерге вакытта моның балалар өчен никадәр куркыныч булуы билгеле түгел, чөнки моның буенча тиешле тикшеренүләр уздырылмаган, диде эксперт.

Табиб әйтүенчә, югары сыйныфларда укучыларның кул тиресе зурларныкына охшаш, ә биш яшькә кадәрге балаларның тиресе күпкә сизгеррәк. Санитайзерларны даими куллану аркасында кул тиресе дымны тизрәк югалта, бу куллар коруга китерергә мөмкин.

Антисептикларны һәр 15 минут саен кулланырга кирәкми. Аларны бары тик потенциаль куркыныч өслеккә кагылганнан соң гына файдаланасы, дип өстәде Продеус.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100