Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыктан башка ябыгып булмый?

Ябыгырга җыенсагыз, табиб белән киңәшеп эшләү хәерле.

news_top_970_100
Нинди ризыктан башка ябыгып булмый?
https://pixabay.com

Ябыгу өчен клетчатка кирәк, яшелчә ашамыйча ябыгып булмый. Бу хакта табиб-диетолог Елена Соломатинага сылтама белән «Вечерняя Москва» хәбәр итте.

Азык җепселләре артык майны чыгара. Ябыгучы кешеләргә кәбестә ашарга кирәк. Андагы матдәләр углеводларның артык килограммга әверелүен булдырмый. Калкансыман бизе авыру кешеләргә табиб белән киңәшү кирәк, алар кәбестә ашап симерергә дә мөмкин.

Күп итеп су эчәргә, сулы яшелчәләр, мәсәлән, кыяр ашарга кирәк. Табиб кузаклыларның кандагы шикәр күләмен киметүен, тамак тую хисе тудыруын әйтә.

Ризыкка кара һәм кызыл борыч, имбир салырга кирәк. Алардагы пиперин, капсаицин һәм джинджерол матдәләре кан әйләнешен яхшырта, тән температурасын күтәрә, ашкайнату эшчәнлеген һәм матдәләр алмашын тәртипкә сала.

Кофе, чәйгә корица һәм ванилин салу хәерле, алар баллы ашыйсы килүне бетерә. Бәрәңгене пешереп, салкын килеш ашарга кирәк. Аны шалкан яки топинамбур белән алмаштырып була.

Ябыгучыларга ит тә ашарга кирәк. Сыер итендә тимер күп, тимер майларны яндыра, ләкин итне атнасына ике тапкырдан артык ашамау хәерле. Көннең беренче яртысында йомырка ашагыз, помидор белән йомырка кыздырсаң да була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100