Чаллыда җир җиләген ничә сумнан саталар?

Вакыты һәм мөмкинлеге булган бар халык җиләк җыя, җыя алмаганнар сатып ала.

Чаллы микрорайоннарындагы базарчыкларда җир җиләге саталар. Аның бәясе турында «Челнинские известия» язды.

Әлегә җир җиләген шактый кыйммәт бәядән саталар икән. 5 литрлы чиләктәге җиләк 950 — 1000 сум тора.

Җиләкне бөрчеп сатучылар да бар. Анысының биш литры 1200-1400 сум тора, диелә бу хәбәрдә.

Казан тирәсендә җиләкле урыннар картасы: