Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дисбе ясау тәртибе

Әзер дисбеләрне юып, киптереп, пыяла банкаларга салып, капкачлап куярга кирәк.

news_top_970_100
Дисбе ясау тәртибе
Рамил Гали

Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында дисбе ясаучы Вәсилә апа Вәлиева турында мәкалә чыкты. Ижевск шәһәреннән Асия Әхмәтова апаларының кул эшләре хакында язган.

«Әниебез урын өстендә 6 ел да 4 ай ятты. Моның авырлыгын үз күзләре белән күргән, хәзерге вакытта туган авылыбыз Кичкетаңда яшәүче Вәсилә апа Вәлиева өлкән яшьтә булса да, йөрергә тырышып кына калмыйча, тегү, бәйләү эшләре белән мавыга. Таякка таянып булса да: «Өйдә генә ятсам, оешам», — дип, күршеләренең хәлен белергә керә ул. Аның бик яратып, үзенең күңел җылысын биреп эшли торган, хәзерге вакытта халык арасында онытылган тагын бер шөгыле бар. Ул дисбе, элеккечә әйткәндә, Мәрьям Ана гөле үстерә.

Быел да гыйнвар аенда тәрәзә төбе саен ямь-яшел булып үсеп утыралар иде инде. Ә җәйге коры көннәр башланса, чүлмәкләре белән урамга алып чыга, һава бозылса, кире өйгә алып керә. Менә шулай итеп ул алардан «зур уңыш» ала.

Өлгереп җиткән җимешләр караңгы төскә керә, узган җәй яңгырлы булганлыктан, җимешләрнең күбесе аксыл төстә калганнар. Шулай булса да, ул аларны бик матур итеп тезеп, утыз өчле һәм йөзле дисбеләрне тезгән. Әзер дисбеләрне юып, киптереп, пыяла банкаларга салып, капкачлап куйган. Ә юмыйча гына куйсаң, җимешләр эчендәге орлыкларны көя күбәләге ваклый икән.

Апабыз хөрмә җимеше төшеннән дә дисбеләр ясый. Ул төшләр каты булганлыктан, уртасын тишәргә улы Флүр ярдәм итә. Бу изгелеге өчен энебезгә зур рәхмәт.

Күп еллар дәвамында дисбеләрне апабыз бик күп кешеләргә бүләк итте. Намазда булган, дисбенең кирәклеген аңлаган кешеләр бу бүләккә бик сөенәләр. Зур көч куеп әзерләгән бүләкләре өчен Вәсилә апабызга зур рәхмәт. Аңа Аллаһы Тәгалә биргән гомерен сәламәтлек белән үткәрү насыйп булсын», дип яза Асия Әхмәтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100