Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьли картаймас өчен нишләргә?

Кешеләр читтән торып эшләүгә күчү аркасында шактый проблемалар барыкка килергә мөмкин, ди белгеч.

news_top_970_100
Яшьли картаймас өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Картаю хисе барлыкка килү организмга физик йөкләмә тиешле дәрәҗәдә булмавын аңлатырга мөмкин. Бу турыда Япония профессоры Хироси Хираидзуми сөйләгән, дип яза РИА Новости.

«Гәүдәнең функцияләре эшләүдән туктый — деактивацияләнә. Шуңа күрә кеше яшь килеш картая башлый», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, хәзер күпләр читтән торып эшләү режимына күчү дә шактый проблемалар китереп чыгаруы ихтимал. Тәндә, мускулларда көтелмәгән авыртулар барлыкка килергә мөмкин.

Белгеч организмны «күгәртмәс» өчен даими рәвештә тартылырга киңәш итә. Кайсыбер күнегүләрне теләсә-нинди баскыч янында ясап була. Мәсәлән, муенны һәм иңбашын чыныктыру өчен билне туры тоткан килеш, алга иелергә кирәк. Билдәге мускулларны йомшарту өчен аякны бер-ике баскычка өскә терәп куеп, алга таба иелергә була.

Хираидзуми сүзләренчә, берәр эш эшли башлаганчы, разминка ясап алу кан әйләнешен яхшырта, мускулларның метаболизмын активлаштыра. Бу исә картаю процессларын акрынайта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100