Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпләп алып куйган ярма кортламасын өчен ничек сакларга?

Бик исле әйберләрне ярмалар янына куймагыз.

news_top_970_100
Күпләп алып куйган ярма кортламасын өчен ничек сакларга?
pixabay.com

Ярмаларны дөрес сакламасаң, алар кортларга да мөмкин. Озак сакласаң, ярманың тәме бераз бозылуы ихтимал. Ярманы пыяла яки керамика савытта саклау хәерле. Керамика яктылык уздырмый, ә пыяла савыт корткычлардан саклый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ярма «суласын» өчен капкач урынына тукыма файдаланырга кирәк. Аны савытның башына резинка белән беркетеп куегыз.

Ярмалар караңгы һәм коры урында торсын. Һава температурасы 18 градус җылылыктан артмау хәерле. 

Солы, манный, перловка һәм тары ярмасын салкынча урында саклагыз.

Корткычлар иярмәсен өчен ярмаларны табада бераз кыздырып алучылар яки бер тәүлеккә туңдыргычка куеп торучылар да бар. 

Һәр ярманың саклану вакыты була. Иң озак саклана торган ярма — парландырылган дөге.

  • Тары — 9 ай,
  • манный ярмасы — 8-9 ай, 
  • тары ярмасы — 12-14 ай,
  • арпа ярмасы — 14-16 ай,
  • перловка, карабодай, шомартылган дөге — 18 ай, 
  • ярдырылган борчак — 20 ай,
  • шомартылган борчак — 24 ай,
  • тиз пешә торган ярмалар 6-12 ай саклана ала.

Әгәр ярмада корткычлар барлыкка килсә, аны ашарга ярамый. Корткычлардан чыккан токсик калдыклар азык-төлекне агулый. Шуңа күрә мондый ярманы шундук ташлагыз, савытын яхшылап юыгыз, башка ярмаларны тикшерегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100