Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш авыруын ни өчен «рак» дип атаганнар?

Рак — йогышлы авыру түгел, ул кешенең иммун системасы бозылу аркасында килеп чыга.

news_top_970_100
Яман шеш авыруын ни өчен «рак» дип атаганнар?
https://pixabay.com

Онкология авырулары, аларның диагностикасы һәм профилактикасы бик күпләр өчен мөһим тема. Хәзер медицина алга китте, соңгы 20 елда элеккегегә караганда яхшырак дәвалыйлар. Ләкин бу авыру турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр 1500 ел элек үк билгеле булган. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Рак — йогышлы авыру түгел, ул кешенең иммун системасы бозылу аркасында килеп чыга, аннары сәламәт күзәнәкләр авыруга әверелә башлый. 

Борынгы заманнарда яман шешне белгәннәр, аны дәвалап булмый торган авыру дип санаганнар.

«Рак» атамасын беренче тапкыр Борынгы Греция табибы һәм фәлсәфәчесе Гиппократ (безнең эрага кадәр 460 -370 еллар) кулланган. Ул яман шешләрнең өслеге шома һәм каты, алсу төсле, крабка охшаш тармаклы булуын ачыклаган. Латинча ул «cancer» (русчага күчергәндә «краб» яки «рак») дип аталган. Шуннан бирле әлеге сүз медицина лексикасына кереп киткән.

Шулай итеп, авыруның визуаль күренеше аңа исем биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100