Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта алимент түләмәүче җаваплылыкка тартылмый?

Югары суд алимент түләнми торган очракларны атады.

news_top_970_100
Кайсы очракта алимент түләмәүче җаваплылыкка тартылмый?
pixabay.com

Кеше үз ихтыярыннан тормаган сәбәпләр аркасында акча түли алмаса, алимент түләмәү рөхсәт ителә. Мәсәлән, кеше авырса, армиядә хезмәт итсә, алимент түләмәскә мөмкин. Югары суд шул хакта аңлатты, дип яза ТАСС.

Алимент түләмәү өчен җитди сәбәпләр:

  • Кешенең үз ихтыярыннан тормаган сәбәп — авыру яки эшкә яраксыз булу.
  • Алимент башка кешеләр гаебе белән түләнми кала — мәсәлән, хезмәт хакы түләнми, банк сумманы тоткарлап яки хаталы итеп күчерә.
  • Җиңеп булмаслык көч китереп чыгарган вакыйгалар.
  • Армиягә чакырылу.

Суд ассызыклаганча, кеше алимент күләме белән килешмәсә, бу түләмәү өчен сәбәп була алмый. Алимент күләмен судка шикаять биреп дәгъваларга була. Әгәр кеше алиментка мохтаҗ кеше белән яшәсә дә, ул үзенең алиментын түләүдән азат ителми. Кеше ирегеннән мәхрүм ителгән булса да, аны алимент түләүдән азат итмиләр. Бу очракта суд алиментчыны түләнә торган эшкә җәлеп итүләрен, ул эштән сәбәпсез баш тартмады микәнен тикшерә.

Алимент түләргә тиешле затның балаларына яки ярдәмгә мохтаҗ әти-әнисенә акчаны махсус рәвештә кимрәк түләве ачыкланган очракта, аны административ җаваплылыкка тарталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100