Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал сыйфатын тикшерү өчен 11 киңәш

Әйбәт балны начарыннан ничек аерырга? Балны ничек сайларга? 

news_top_970_100
Бал сыйфатын тикшерү өчен 11 киңәш

Бал табигый микән, аңа шикәр, су, башка матдәләр кушмаганнар микән — шул сорауларга җавап бирү өчен унбер ысул бар. Бу турыда МИР каналы хәбәр итте.

1. Балны агызып карагыз. Табигый бал су кебек сыек булмый, ул өзлексез агып тора. Кашык белән болгата-болгата, балны 20 градуска кадәр җылытып алыгыз. Шуннан соң кашыкны алып, боргалагыз. Бал яхшы булса, ул кашыкка ябышып бара.

2. Газета белән тикшерү. Кәгазьгә бераз бал агызыгыз. Кәгазь коры калырга тиеш. Әгәр бал агып таралгач, кәгазь юешләнсә, анда су кушылган дигән сүз.

3. Ипи белән тикшерү. Ипи кисәген ун минутка балга салып торыгыз. Сыйфатлы бал эчендә ипи катырга тиеш, ясалма балда ипи йомшый.

4. Йод белән тикшерү. Балда кушылмалар булуын ачыклау өчен, йод тамызып карагыз. Әгәр бал зәңгәр төскә керсә, анда крахмал я он бар дигән сүз.

5. Аш серкәсе белән тикшерү. Суга бал салып эретегез. Аш серкәсе салгач, бу катнашма пышылдап куйса, балда акбур бар дигән сүз.

6. Ляпислы карандаш белән тикшерү. Мондый карандаш аптекада сатыла, кыйбат түгел. Бал белән судан торган катнашма ясагыз. Ляпислы карандаш салгач, катнашмада ак төстәге утырма барлыкка килсә, балга шикәр кушылган.

7. Химик карандаш белән тикшерү. Базарга барганда, химик карандаш һәм кәгазь алып барыгыз. Кәгазьгә бал сылагыз, шул бал аша карандаш белән язып карагыз. Әгәр язма күренсә, зәңгәр-шәмәхә төсләр килеп чыкса, балга су яки сироп кушканнар.

8. Тимерчыбык белән тикшерү. Күгәрми торган тимерчыбык алыгыз, аны утта кыздырыгыз һәм балга тыгып карагыз. Әгәр чыбыкка ябышкак масса сыланып калса, бал табигый түгел. Әгәр бал чиста булса, тимерчыбык та чиста калачак.

9. Бал утырамы икәнен тикшерү. Бер стакан чәйдә бер кашык бал эретегез һәм бер сәгатькә калдырып торыгыз. Әгәр стакан төбендә я кырыенда утырма барлыкка килсә, бал сыйфатлы түгел.

10. Нашатырьлы спирт белән тикшерү. 1 кашык балны ике кашык суда эретегез. Берничә тамчы нашатырь тамызыгыз һәм болгатыгыз. Әгәр ул көрән төскә керсә, балда крахмаллы патока кушылган.

11. Табигый бал хуш исле була. Әгәр балдан ис килмәсә, ул табигый түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100