Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунчага кергәнче ашарга ярыймы?

Парланып чыгып кергән арада су яки үлән чәйләре эчеп кую хәерле.

news_top_970_100
Мунчага кергәнче ашарга ярыймы?
Салават Камалетдинов

Диетолог Антонина Стародубова мунча кергәнче һәм мунчадан чыккач ашау тәртибе турында аңлатты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, мунчага керер алдыннан күп итеп ашарга ярамый. Яхшылап ашагач, 1,5-2 сәгать эчендә мунчага керми торырга кирәк.

Мунчага керер алдыннан майлы һәм авыр ризык та ашамау хәерле. Стародубова мунча алдыннан бер сәгать ашамый торырга киңәш итә.

«Бу майлылыгы аз булган эчегән сөт ризыклары, яшелчәләр белән пешерелгән йомырка тәбәсе, яшелчәләрдән салат булырга мөмкин. Парланып чыгу аралыгында да ашамау хәерле. Парланган арада тир белән күп сыеклык чыгу сәбәпле, су яки үлән чәйләре эчкәләп кую яхшы», — ди белгеч.

Мунчага кереп чыкканнан соң, бер сәгать чамасы ашамау хәерле. Аннары җиңелчә ризыклар капкалап куярга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100