Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлләргә ни өчен аспирин сибәләр?

Мондый эремә сипкәч, гөл купшыланып китәр, чәчәк ата башлар.

news_top_970_100
Гөлләргә ни өчен аспирин сибәләр?
https://pixabay.com

Гөлләргә аспирин сипсәң, алар тизрәк үсә, озаграк чәчәк атып утыра. Аспирин сипсәң, корый башлаган гөлләргә дә хәл кереп китә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Аспиринлы эремәне ике тапкыр, беренче сибүдән соң 7 көн узгач кабатлап сибәргә була.

Эремә ясар өчен 2 литр суга аспирин сәдәфенең яртысын изеп салырга кирәк.

Мондый эремәне гөлләрнең яфракларына да сибәргә була.

Бер тапкыр сипкәч үк яфраклар яшелләнүен күрерсез, аннары гөл купшыланып китәр, чәчәк ата башлар.

Вазадагы чәчәкләр озак торсын өчен дә суга аспирин салалар.

Бүлмә гөлләрендә гөмбәчекләр үрчемәсен өчен дә аспирин ярдәм итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100