Башкортстанда мәетне җирләгәндә кагыйдә бозган өчен ничә сум штраф салалар? | intertat.tatar

Башкортстанда мәетне җирләгәндә кагыйдә бозган өчен ничә сум штраф салалар?

Мәетне җирләү, зиратта кабер ташы, чардуган кую өчен махсус рөхсәт таләп ителә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада КоАП кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. 2020 елның 10 декабреннән башлап мәетләрне җирләү кагыйдәләрен бозган өчен яңа штрафлар була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Рөхсәтсез җирләгән өчен физик затлар 1-3 мең, вазифаи затлар 10-20 мең, юридик затлар 100-200 мең сум штраф түли.

Каберләрне дөрес карап тотмаган өчен гражданнарга 1-3 мең, вазифаи затларга 3-5 мең, юридик затларга 5-10 мең сум штраф салалар.

Рөхсәт булмаган килеш чардуган яки кабер ташы куючылар 1-30 мең сум штраф түләргә мөмкин, диелә хәбәрдә.