Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз сумкасы нәрсәсе белән куркыныч?

Сумкаларда һәм аның эчендәге әйберләрдә сәламәтлек өчен куркыныч булган микроорганизмнар яши.

news_top_970_100
Хатын-кыз сумкасы нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com/ru

Роспотребнадзорда хатын-кыз сумкасының сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәттеләр, чөнки алар бик күп микроорганизмнар йөртүчеләр булып тора. Бу хакта Sputnik радиосында Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының CMD молекуляр диагностика үзәге эксперты Михаил Лебедев сөйләде, дип яза РИА Новости яза.

Хатын-кыз сумкасы һәм сумка эчендәге әйберләр даими рәвештә хуҗаларының юылмаган куллары белән, шулай ук күп санлы төрле өслекләр белән контактка керә. Аларга куркыныч авырулар китереп чыгара торган микроблар эләгә. Бигрәк тә авыру микроорганизмнар натураль күннән ясалган сумкаларны «ярата», — дип сөйләде Михаил Лебедев.

«Еш кына сумкада һәм анда булган предметларда эчәк таякчыгы, эчәк инфекцияләре йоктыручы вируслар, стафилокк, стрептококк, энтерокококк, гельминт йомыркасы, төрле гөмбәләр, талпан демодексы очрый. Бу микроорганизмнар барысы да куркыныч авырулар китереп чыгара», — диде Михаил Лебедев.

Эксперт сумкадагы нинди предметларның тиз пычрануын билгеләп үтте. «Хатын-кызлар сумкасында иң пычрак предметлар арасында беренче урыннарны кул кремы, иннек, тырнак пилкасы һәм тушь алып тора. Шулай ук микроб тарату чыганаклары арасында акча янчыгы, ачкычлар, кесә телефоны, тарак, ручка, блокнот, паспорт һәм башка документлар булырга мөмкин», — диде Михаил Лебедев

«Кулларны даими рәвештә антисептик салфеткалар һәм гельләр белән эшкәртү, шулай ук сумкаларны һәм аның эчендәге предметларны чистарту — авыру микроорганизмнарының таралуын булдырмас өчен ышанычлы ысул. Сумканы идәнгә яисә җәмәгать транспортындагы утыргычка яки тукталыштагы эскәмиягә куеп тору аркасында микроблар йога. Шуңа күрә аны даими рәвештә антисептик эретмә белән сөртергә һәм махсус элгечкә эләргә тырышырга кирәк», — дип билгеләп үтте Михаил Лебедев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100