news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшәртә торган 8 ризык

Яшәртә торган 8 ризык

news_top
Яшәртә торган 8 ризык
Тән тиресе җыерчыкланмасын өчен һәм организмда картаю процесслары әкренәйсен өчен, берничә ризыкны даими ашарга кирәк, дип яза «Медикфорум».

Кара шоколад флавоноидлар һәм антиоксидантларга бай, алар тән тиресенә уңай йогынты ясый.

Яшел чәйдә полифеноллар һәм коллаген бар, ул тән тиресенең төп төзелеш материалы дип санала.

Каһвәдә биологик актив кушылмалар бар, алар тән тиресен меланомада саклый, дип ачыклаганнар Онкология милли университеты галимнәре. Тик каһвәнең эретеп эчә торганы түгел, пешереп эчә торганы гына файдалы.

Яшь булырга теләүчеләр шулай ук авокадо, помидор, кара җиләк һәм карбыз ашарга тиеш. Авокадода клетчатка, калий һәм майлы кислоталар бар. Помидордагы ликопин матдәсе ирләр өчен файдалы, ул йөрәк авыруларын кисәтә, инсультка каршы көрәш чарасы да булып тора. Кара җиләктәге витаминнар тән тиресен пигмент тапларыннан саклый.

Рационда балык, бигрәк тә лосось булырга тиеш, чөнки алар омега-3 чыганагы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар