Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта бакчада ниләр эшлисе бар?

Уталган чүпне урында калдыру хәерле. Яшел япма туфракны кибүдән саклый, чүп кибеп, яхшы ашламага әверелә.

news_top_970_100
Августта бакчада ниләр эшлисе бар?
https://pixabay.com

Россельхозүзәкнең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина августта бакчада эшлисе эшләр турында сөйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кабат редис утыртырга була. Бушаган түтәлләргә салат, укроп, петрушка чәчәргә ярый. Ачы торма белән шалканны да кабат утыртып була. Иртә өлгерә торган борчак та чәчә аласыз. 

Пекин кәбестәсен май, июнь, июльдә түгел, нәкъ менә августта утырталар.

Туфракка сидератлар — горчица, арыш, люцерна чәчегез. Алар туфракны йомшарта, дым саклый. 

Августта чүп үләннәре белән көрәшә торган вакыт башлана. Кара көзгә кадәр аларны утагыз, тамыры белән җыеп алыгыз. Чүп үләненең файдасы да бар. Нинди үлән үсүгә карап, туфракта нинди матдә җитешмәвен ачыклап була. Алабута үссә, органика җитми, ромашка үссә, туфрак ачы дигән сүз.

Уталган чүпне урында калдыру хәерле. Яшел япма туфракны кибүдән саклый, чүп кибеп, яхшы ашламага әверелә.

Корткычларга каршы көрәшне дә истән чыгармагыз. Августта яшелчә чебеннәре, кәбестә корткычлары икенче тапкыр чыга. Алар үсемлек янына йомырка сала, шуннан личинка чыга. Алардан чыккан кортлар уңышка зыян сала.

Җиләк-җимеш агачларына ашлама кертергә кирәк. Нәкъ менә августта киләсе ел уңышы формалаша. Фосфор һәм калий кирәк була. 

Август азагы — сентябрь башында сирень, чия, кызыл карлыган утыртырга була. 

Бакча җиләге утырту өчен — идеаль вакыт. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Түтәлгә черемә, компост, торф кертегез. Аннары яхшы итеп су сибегез. Җиде көннән бу урынга җиләк утыртырга була.

Августта кыяр, кәбестә, кишер, чөгендер түтәлләренә су сибәргә онытмагыз. Кишергә аеруча игътибар итегез. Августта су җитәрлек сибелмәсә, кишер ярылып бетәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100