Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидорлар күп итеп уңыш бирсен өчен нишләргә?

Безнең якларда һава торышы һәрчак яхшы булмый, җәе дә кызу тормый.

news_top_970_100
Помидорлар күп итеп уңыш бирсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Помидор яхшы уңыш бирсен өчен аның бала үсентеләрен — үги бәбәкләрен (пасынок), ян ботакларын (прищипывание) өзеп ташларга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шушы ике процедураны үтәсәң, помидорлар зурая, куакта торган килеш кызара башлый. 

Үги бәбәкләрне өзәр өчен яндагы ботаклар 3-6 см га кадәр үсәргә тиеш. Бәбәкләрне өзгәндә 3 см биеклектәге бүкәннәр калдырыгыз, шулай калмаса бу урында кабат үги бәбәк үсәр. 

Помидор уңышы яхшы булсын өчен төп ботакта бишкә якын тәлгәш калдыралар, яндагы ботакта дүртләп тәлгәш була ала. Чәчәк атканнан соң, ботакның иң өскесенең башын өзеп алалар. Бу турыда дача блогеры Гарәпшина сөйләгән. 

Биек үсә торган помидор куакларында бер генә төп ботак калдыру хәерле, тәбәнәк куакларда ике ботак калсын, артыгын калдыру кирәкми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100