Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен камыр басканда соданы аш серкәсе белән сүндерергә ярамый?

Аш содасын сүндереп кулланганда, камыр ризыклары күперебрәк пешә, йомшак була.

news_top_970_100
Ни өчен камыр басканда соданы аш серкәсе белән сүндерергә ярамый?
https://pixabay.com

Сода көпшәкләндергеч ролен үти. Ул камырны кислородка баета. Тик ул үзе генә нәтиҗә бирми, аны сүндерергә кирәк. Шулай да камырга салганда соданы аш серкәсе белән сүндермәү хәерле. Бу турыда лайфхаклар сайтында язылган.

Гадәттә, соданы кашыкка салып, аңа аш серкәсе тамызалар. Бу вакытта кирәкле газлар очып бетә һәм камыр ризыгы күпереп пешми. Аш серкәсе артык булса, камырга әче тәм дә кертә.

Соданы лимон согы яки лимон кислотасы белән сүндереп була. 30 г лимон кислотасына бер стакан су салыгыз. Икенче стаканда соданы эретегез. Ярты чәй кашыгы содага бераз гына сыеклык салыгыз. Ике стакандагы сыеклыкны кушып, шуның белән камыр басыгыз.

Лимон согы кулланганда камырга цитрус исе керә. 1 чәй кашыгы содага 9 чәй кашыгы лимон согы салыгыз, шуны камырга кушып җибәрегез. Лимон урынына лайм яки башка төрле әче соклар кулланырга да була. Алма яки йөзем җимеше согын да кулланып була. Камырны яхшылап болгатыгыз, сода төерләре калса, тәмсез булыр.

Соданы әче сөт ризыклары белән дә сүндереп була. Суыткычта калган искергән кефир, әчегән сөт, хәтта эремчек белән дә сүндерергә мөмкин. Бер стакан әче сөт ризыгын бүлмә температурасына кадәр җылытыгыз да 1 чәй кашыгы сода кушыгыз. Яхшылап болгатыгыз.

Соданы кайнар су белән сүндерү ысулы да бар. Сода белән онны катнаштырыгыз. Су кайнатыгыз да, онлы катнашма өстенә салып, яхшылап болгатыгыз. Йомырка кушасы булса, аны эремә суынгач кына салыгыз, юкса йомырка пешеп китәр.

Сода урынына газлы су кулланып була, ул да камырны кислородка баета, диелә бу хәбәрдә.

Барысының микъдарын рецепт буенча, төгәл итеп куллану хәерле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100