Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туңдыргычта катырылган теш пастасы белән нәрсә эшләп була?

Японнар теш пастасын төрле өслекләрне чистарту өчен куллана.

news_top_970_100
Туңдыргычта катырылган теш пастасы белән нәрсә эшләп була?

Теш пастасы белән тешләрне генә чистартмыйлар икән. Японнар теш пастасын катырып, куна тактасын чистарта, аяк киемнәренең ак урыннарын ялтырата. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Японнар лайфхагын ясар өчен, боз катыра торган шакмаклы тартмага теш пастасы салып, туңдыргычка куегыз. Бөтен шакмакларга да салмагыз, берничәсе җитеп торыр. Паста катып беткәч, туңдыргычтан алыгыз. Моның өчен биш сәгать чамасы вакыт кирәк.

Паста шакмагын җылы кул белән алсаң, ул бик тиз эри, шуңа күрә озаграк катырыгыз. Форманы тәлинкәгә каплап, каткан паста кисәкләрен төшерегез.

Шушы шакмак белән куна тактасын ышкыгыз. Ул куна тактасын чистарта, бактерияләрне үтерә, төрле исләрне бетерә. Балык чистарткач, каткан теш пастасы белән чистартсаң, куна тактасы өр-яңа кебек булыр. Аны су белән чайкап куярга онытмагыз.

Бу — идеаль антисептик булыр.

Мондый паста белән кеды һәм кроссовкиларның табанын да чистартып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100