Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар тешнең эмален боза?

Балык, ит, яшел үләннәр, свежий яшелчә, җиләк-җимешләр тешнең эмален яңартырга ярдәм итә.

news_top_970_100
Нинди ризыклар тешнең эмален боза?
pixabay.com/ru

Стоматолог Луиза Автандилян тешнең эмаленә начар йогынты ясый торган ризыкларны атады. Бу хакта Рен ТВ сайты яза.

Составында артык күп кислота һәм шикәр булган ризыклар, эчемлекләр теш эмален бозарга мөмкин. Болар алма согы һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр.

Шул ук вакытта алма үзе тешләр һәм аларның эмале өчен файдалы, чөнки алар үзенчә теш щеткасы кебек эффект бирә.

«Яңа сыгылган сокларны атнага ике мәртәбә генә эчү хәерлерәк. Иң яхшысы - алманың үзен ашау. Әгәр ашаганнан соң тешләрегезне чистарту мөмкинлеге юк икән, алма ашау тешләрнең өслеген чистарта һәм щетка белән чистарткан кебек эффект бирә», — дип сөйләде Автандилян.

Балык, ит, яшел үләннәр, свежий яшелчә, җиләк-җимешләр тешнең эмален яңартырга ярдәм итә.

Шулай ук авыз куышлыгы сәламәтлегенә йогынты ясый торган башка авыруларны да дәваларга кирәклеген аңлатты табиб.

«Ашказаны-эчәк тракты, эндокрин авыруларны дәваларга кирәк, чөнки алар авыз куышлыгына, шул исәптән тешләргә дә тискәре йогынты ясый. Витаминнарга һәм микроэлементларга бай ризыклар ашарга кирәк», — диде табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100