Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунчада чабынып чыккач, карда аунарга ярыймы?

Кар көртенә чуму, карда аунау, өскә сап-салкын су кою традиция булса да, моны күпләргә эшләргә ярамый.

news_top_970_100
Мунчада чабынып чыккач, карда аунарга ярыймы?
https://pixabay.com

Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментының өлкәннәргә беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников мунчада чабынып чыккач, су, үлән чәйләре эчәргә кирәк, тик кар көртенә сикерергә ярамый, дип аңлата. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, мунчага керү организмга зур йөкләмә бирә, аңа чыдар өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

«Кан басымы югары, тире авырулары, яман шеш авырулары, психикасы һәм нерв системасында тайпылышлары булган, шул ук организмда ялкынсыну процесслары булган очракта, мунчада чабынудан тыелып тору хәерле. Өлкәннәргә дә мунчага кергәндә сак булырга кирәк. Шулай ук йөкле хатыннарга, салкын тиеп авыручыларга, температура югары булганда аеруча, мунчага керми тору хәерле», — дип киңәш итә белгеч.

Гомумән алганда, мунча организмны сәламәтләндерә. Күп итеп тир бүленеп чыкканда организмнан токсиннар да чыга.

«Кар көртенә чуму, карда аунау, өскә сап-салкын су кою — традиция инде. Ләкин моны бары тик чыныккан һәм сәламәтлеге нык булган кешеләр генә эшли ала. Температуралар аермасыннан барлыкка килгән стресс кан тамырлары спазмын китереп чыгарып, кан басымы кинәт үзгәрергә, йөрәк өянәге булырга мөмкин», — дип аңлата табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100