Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйнварда кемнәр пенсиясен ала алмаячак?

Хәзерге вакытта пенсионерларның күбесе «Мир» картасын файдалана инде.

news_top_970_100
Гыйнварда кемнәр пенсиясен ала алмаячак?
Владимир Васильев

2021 елдан башлап, пенсияләрне «Мир» картасына күчерәләр. Пенсияне банк картасына ала торган кешеләр 1 гыйнварга кадәр яңа карта рәсмиләштерергә тиеш. Өлгермәгән очракта, гыйнвар түләүләре Пенсия фондына кире кайтарыла. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Хәзерге вакытта «Мир» картасына күчерелергә тиешле пенсионерларның күбесе алардан файдалана инде, әмма әле алмаган кешеләр дә бар.

Россия түләү системасына күчү ике тапкыр озайтылды: башта 1 июльдән 1 октябрьгә, аннары октябрьдән 2021 елның 1 гыйнварына күчерелде. Картаны алмаштыргач, яңа реквизитларны Пенсия фондына тапшырырга кирәк.

Татарстан буенча күпфункцияле үзәкләрнең сайтында хәбәр ителгәнчә, яңа тәртип түләүләр кертем (сберкнижка) номиналь счет хисабына күчерелә яки почта тарафыннан китерелә торган кешеләргә кагылмый. Алар өчен киләсе елның 1 гыйнварыннан берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр һәм социаль түләүләр элеккеге схема буенча китереләчәк.

Пенсионерлар «Мир» милли түләү системасының банк карталарына 31 декабрьгә кадәр күчә алачак. Бу турыда «Татар-информ» язган иде.

Бала түләүләре — йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр түләнә торган, йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан өчен, бала тугач; бала карау буенча, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга, өченче балага һәм аннан соңгы балаларга һәм шуңа охшаш пособиеләр шулай ук «Мир» картасына күчәчәк.

Пенсияне алу ысулын үзгәртү өчен гаризаларны күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы Татарстан офисында бирергә мөмкин. Үзең белән паспорт, СНИЛС, пенсияне күчерү өчен счет реквизитлары булырга тиеш.

Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә вәкаләтле яисә законлы вәкил өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне алып килергә тиеш: вәкил паспорты һәм аның вәкаләтләрен раслый торган документ (ышанычнамә, туу турында таныклык яисә опека органы акты). Нотариуста расланган ышанычнамә белән мөрәҗәгать иткәндә пенсия билгеләнә торган гражданин паспортының төп нөсхәсен тапшыру таләп ителми.

Моннан тыш, гаризаны РФ Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки шәхсән Росия Пенсия фонды бүлекчәсендә тапшырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100