news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда "Ашан" кибетләре ябыламы?

Казанда "Ашан" кибетләре ябыламы?

news_top
Казанда "Ашан" кибетләре ябыламы?
Казанда "Ашан" кибетләре ябыла дигән сүз таралган иде. "Татар-информ" агентлыгы моның дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итте.

"Ашан Ритейл Росси" компаниясе актив бизнес алып бару максатын куя. "Без бөтен гайбәтләрне кире кагабыз. Сәүдә нокталары ябыла, ритейл Россиядән китә дигән сүз дөрес түгел. Компания Россиядән китәргә җыенмый", - дип сөйләгәннәр компаниянең матбугат хезмәтендә.

"Ашан" яңа бизнес-модельгә күчә, барлык кибетләрен нәтиҗәлелеккә тикшерә.

"Ябылу буенча планнар конкрет форматлар һәм шәһәрләр белән бәйле түгел. Бу карар бары тик нәтиҗәлелеккә бәйле. Яңа форматлар үстереләчәк", - дип өстәгән "Ашан" вәкиле.

Татарстандагы "Ашан" кибетләренең эшчәнлеге уңай бәяләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар