Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел кемнәргә сәяхәткә барырга ярамый?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече сәяхәттән баш тартырга киңәш ителгән кешеләр исемлеген тәкъдим итә.

news_top_970_100
Быел кемнәргә сәяхәткә барырга ярамый?
https://pixabay.com

Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, хроник авырулары булган һәм олы яшьтәге кешеләр быел сәяхәттән баш тартырга тиеш. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече, профессор Владимир Чуланов шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости яза.

«Диабет, гипертония, ишемик йөрәк авырулары, артык авырлыгы булган кешеләр, картлар сәяхәттән тыелырга тиеш. Бу авыруларның кискенләшү куркынычы булу һәм авыруның барышы катлаулану белән бәйле», — диде Чуланов. 

Ул билгеләп үткәнчә, күп төбәкләрдә коронавирус авыруы таралу күрсәткече югары булып кала һәм хәтта арта бара. 

Вирус һавада тамчылар аша тарала, шуңа күрә күп кеше булган урыннарда аның таралуы өчен уңайлы шартлар туа, дип аңлата Чуланов.

«Бу уңайдан, яңа коронавирус инфекциясе очраклары саны артырга мөмкин», — дип ассызыклады йогышлы авырулар белгече.

Чуланов әйтүенчә, ял вакытында кеше күп булган урыннарга бармаска тырышырга кирәк. Моннан тыш, битлек кияргә, социаль дистанцияне сакларга, кулларны еш юарга һәм антисептик кулланырга кирәк, дип искәртә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100